Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2021, 10:59

Ерак Көнчыгыш үсешерме?

Владимир Путин видеоконференция режимында Ерак Көнчыгыш федераль округының социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Ерак Көнчыгыш үсешерме?
Ерак Көнчыгыш үсешерме?

Узган ел «Ерак Көнчыгышны социаль-икътисадый үстерү чаралары турында» Президент Указына кул куелган иде. Аның нигезендә 2035 елга кадәр исәпләнгән төбәк үсеше  программасы эшли башлады. Барыннан да элек ул Ерак Көнчыгышта тормыш сыйфатының алгарышлы үсешенә юнәлгән.

Киңәшмәдә төбәккә ташламалы авиаочышлар турында сүз күп булды.

Шулай ук Ерак Көнчыгышта яшәүчеләрнең аеруча мөһим проблемалары дип сәламәтлек саклау, мәгариф, юллар сыйфаты, шәһәрләр һәм торак пунктларның торышы аталды һәм проблемаларны хәл итү юллары тикшерелде. 

Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news/66577.

Ерак Көнчыгыш үсешерме?
Ерак Көнчыгыш үсешерме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: