Барлык яңалыклар
Новости
1 сентябрь 2021, 09:37

Ата-аналар колагына

Җиде яшькә кадәрге баланы карау өчен больничный хезмәт хакының 100 процентын тәшкил итәчәк.

Ата-аналар колагына
Ата-аналар колагына

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны карау буенча больничный түләүдә үзгәрешләр кертелә. Ул 1 сентябрьдән уртача хезмәт хакының 100 процентына кадәр үсәчәк.

Гаиләләргә ярдәм итүнең бу чарасы Русия Федерациясе Президенты  Владимир Путин тарафыннан Федераль Җыенга юлламада тәкъдим ителгән иде.

Җиде яшькә кадәрге баланы карау буенча бирелгән больничный, ата-ананың хезмәт стажына бәйсез рәвештә, уртача хезмәт хакының 100 процентын тәшкил итәчәк. Ә инде бер көн больничный өчен максималь түләү 2021 елда 2434 сумнан арта алмый.  

Чыганак: ria.ru.

Фото: Pixabay.

Ата-аналар колагына
Ата-аналар колагына
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: