Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2021, 09:19

Хезмәт хакы менә

Башкортстанда уртача хезмәт хакы хәзер 40 236 сум тәшкил итә. Моның үз сәбәпләре бар.

Хезмәт хакы менә
Хезмәт хакы менә

Башкортстанда уртача хезмәт хакы үсә. Бу хакта республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Аның әйтүенчә, 2021 елның гыйнвар-июнь айларында уртача хезмәт хакы арткан, һәм ул 40 236 сум тәшкил иткән. Ярты еллык уртача хезмәт хакы номиналь чагылышта 8,4% ка һәм 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7% ка арткан. 

Төбәктә уртача хезмәт хакы үсеше – төбәк хакимияте гамәлләренең закончалыклы нәтиҗәсе, дип саный БР башлыгы каршындагы БАГСУның уку-укыту һәм тәрбия эше буенча проректоры Гүзәл Биглова.

"Пандемиягә карамастан, республика җитәкчелеге икътисадны җанландыру, эшлекле активлыкка импульслар бирү буенча актив эш алып бара. Һәм, күргәнебезчә, моңа дәлилләр бар: төзелештә күп кенә объектларны эшләтеп җибәрү, безгә инвесторларны җәлеп итүче Петербург икътисадый форумында актив позициядә булу. Эш узган елда башланды һәм бүген үз нәтиҗәләрен бирә. Шуны да онытырга ярамый: ел башыннан бирле федераль әһәмияткә ия берничә чара узды: Фольклориада, Wordskills, көрәш буенча дөнья чемпионаты. Болар барысы да кече һәм урта бизнесны үстерүгә үз өлешен кертә, яңа эш урыннары барлыкка килә, эшсезлекнең кимүенә һәм хезмәт хакы күләменең артуына китерә. Бу – региональ хакимият гамәлләренең закончалыклы нәтиҗәсе, ул хәзер үз көчен пандемиянең тискәре нәтиҗәләрен йомшартуга юнәлдерергә тырыша. Шулай ук эшсезлек күрсәткеченең кимүе дә күзәтелә".

Чыганак: Башинформ.

Хезмәт хакы менә
Хезмәт хакы менә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: