Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2021, 09:40

Баймакта хәлләр ничек?

Эрнест Мулдашев, спорт залы һәм Zainetdin... Яллар күңелле үткән.

Баймакта хәлләр ничек?
Баймакта хәлләр ничек?

Баймак районының Ишморза авылында  «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты ярдәмендә (ул  «Мәгариф» илкүләм  проекты кысаларында гамәлгә ашырыла) капиталь ремонтланган спорт залы ачылды. Бинада стеналарны тигезләгәннәр һәм штукатурлаганнар, идәннең яңа өслеге барлыкка килгән, яктырту челтәрләрен ремонтлаганнар, ишек блокларын алыштырганнар. Кыскасы, булачак чемпионнар өчен барлык шартлар да тудырылган. «Бик яхшы эш башкарылды, -- ди шул авылда яшәүче Фәнүзә ханым. -- Минем улым мәктәптә укый, шуңа күрә минем өчен дәресләрнең нинди шартларда үтәчәге бик мөһим. Балаларга да нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк".

Үткән якшәмбедә Баймактагы Салават Юлаев исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында  ярминкә оештырылган. Балалар аниматорлар белән күңел ачса, өлкәннәр  җирле фермерлар продукциясен сатып ала алган.

Танылган хирург-офтальмолог Эрнст Мулдашевның килүе исә район халкы өчен аеруча күңелле бүләк булган. Ул гына да түгел, баймаклар танылган табибка кабул итүгә языла алган. Эрнст Рифгать улы  Баймак районын «бөтен республикадагы иң яхшы башкорт районы» дип атаган. Кич белән музыка сөючеләргә  концерт оештырылган, анда Zainetdin һәм башкорт эстрадасының башка йолдызлары катнашкан.

Чыганак: Башинформ.

Баймакта хәлләр ничек?
Баймакта хәлләр ничек?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: