Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2021, 09:33

WorldSkills җиңүчеләре билгеле

Быел Башкортстан командасы ничәнче урында?

WorldSkills җиңүчеләре билгеле
WorldSkills җиңүчеләре билгеле

Һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелүче IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатына  йомгак ясалды.

Ярышлар 7 блокка бүленгән 105 компетенция буенча узды: төзелеш һәм төзелеш технологияләре; мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәт күрсәтү өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф.

Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча абсолют чемпион дип Мәскәү җыелма командасы танылды.

Татарстан Республикасы медаль зачеты йомгаклары буенча һәм, төбәк позициясен исәпкә алып, 700 баллы шкала буенча рейтингта беренче урынны алды.

Икенче урынны Башкортстан Республикасы һәм Санкт-Петербург командалары бүлеште. Өченче урынны Мәскәү өлкәсе алды.

2017 елда Башкортстан җыелма командасы финалның 13 нче урынында иде, ә узган ел ул 8 нче урынны яулады.

Фото: Башинформ.

WorldSkills җиңүчеләре билгеле
WorldSkills җиңүчеләре билгеле
WorldSkills җиңүчеләре билгеле
WorldSkills җиңүчеләре билгеле
WorldSkills җиңүчеләре билгеле
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: