Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2021, 09:22

Өстәмә түләүләр

Сентябрьдә кемнәргә 10 мең һәм 15 мең пособие биреләчәк?

Өстәмә түләүләр
Өстәмә түләүләр

РФ Президенты Владимир Путин указына ярашлы, пенсионерларга быел сентябрьдә бер тапкыр 10 мең сум өстәмә түләүләр каралган. Акча түләү сентябрьдә башкарылмаса, ул соңрак бирелә ала.

Пособиене шулай ук туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга да, инвалидлыгы булган кешеләр дә алачак. Пенсия фонды түләүне үзендәге документлар нигезендә рәсмиләштерәчәк. Бернинди өстәмә гаризалар язарга кирәкми.

 В. Путин шулай ук барлык хәрби хезмәткәрләргә уртача 15 мең сум күләмендәге бер тапкыр түләнүче пособие биреләчәк, дип белдерде. Аны түләү барлык хәрби хезмәткәрләргә, хәрби училище курсантлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә каралган.

Фото: Pixabay.

 

Өстәмә түләүләр
Өстәмә түләүләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: