Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2021, 10:10

Кыш сулышы сизелә

"Фобос" үзәге фаразларына караганда, киләсе атнада Русиянең кайбер төбәкләрендә беренче кар яварга мөмкин.

Кыш сулышы сизелә
Кыш сулышы сизелә

Төньяк-көнбатыш төбәкләрдә 3-5 сентябрьдә төнге температура 0 градуска кадәр төшәргә мөмкин, шул ук вакытта мул явым-төшемнәр күзәтеләчәк. Безгә күрше Пермь краеның төньягында һәм Свердловск өлкәсендә кар яву ихтимал, диләр. Үзәк Русиягә көз килә: төнлә термометр баганалары 8-13 градус күрсәтсә, көндез һава 16 градуска кадәр җылынырга мөмкин. Шул ук вакытта яңгырлар һәм салкын көчле җил көтелә. Моннан тыш, синоптиклар һава фронтлары кискен алмашыну аркасында атмосфера басымының кинәт түбәнәюен фараз итә.

"Яндекс Погода" исә Башкортстанда 5 сентябрьдән суыта башлар, дип вәгъдәли. Ә атна буена чагыштырмача җылы һава торышы көтелә: көндез – 20 градус, төнлә ун градустан югарырак  җылылык булачак.

Кыш сулышы сизелә
Кыш сулышы сизелә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: