Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2021, 15:27

Ковид туризмга аяк чала

Төркиядә Эгей диңгезе буендагы курортлар бушап калыр, ахры... 

Ковид туризмга аяк чала
Ковид туризмга аяк чала
Төркиянең кайбер курорт провинцияләрендә кунакханәләрнең күбесе туристлык сезонын вакытыннан алда тәмамларга мәҗбүр булачак, дип яза бу илнең Sozcu басмасы. Ябылу Даламандагы кунакханәләргә, Мәрмәрис, Бодрум, Фәтхия, Чешмә ярымутравына, Кошадасы култыгына кагылачак. Ягъни Эгей диңгезендә гадәттә ноябрьгә кадәр дәвам итә торган сезон шик астында. 
Ник дигәндә, бу юнәлешләр Франция, Англиядә яшәүчеләрдә популяр. Әмма Европа  Төркияне ковид буенча "кызыл исемлеккә" керткән. Туризм һәм муниципалитетны үстерү буенча комиссия рәисе Фашадас Чичек моның сәбәбен икейөзле стандартлар, яшерен эмбарго, сәламәтлек саклау, чит ил эшләре һәм туризм министрлыклары белән координация булмауда күрә. 
Төркия хакимияте GISAID мәгълүматларының халыкара базасына ковид вариантлары турында мәгълүмат кертми. Ә бу база Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасына (ВОЗ) ковид таралуны исәпкә алырга мөмкинлек бирә.
Ковид туризмга аяк чала
Ковид туризмга аяк чала
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: