Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2021, 22:59

Өч бала анасын таптап үтергән

Кеше таптаган машинасы йорт ихатасында булган, ә хуҗасы үзе йорт түбәсендә яшеренгән.

Өч бала анасын таптап үтергән
Өч бала анасын таптап үтергән

Башкортстанның Благовещен районында юл-транспорт һәлакәтендә күп балалы ана үлгән. Хокук саклаучылар сүзләренә караганда, мәрхүм ана ялгыз өч бала тәрбияләгән булган.
Авария Николаевка авылының Түбән урамында төнлә килеп чыга. ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, Hyundai Accent машинасындагы 50 яшьлек ир-ат 41 яшьлек хатынны бәреп качкан. Хатын алган җәрәхәтләрдән шунда мәрхүм булган. Мәрхүм 18, 13 һәм 11 яшьлек өч кызны тәрбияләп үстергән булган.

ЮХХДИ хезмәткәрләре шикләнелүчене табып тоткарлаган. Аның ватылган Hyundai Accent машинасы йорт ихатасында булган, ә хуҗасы үзе йорт түбәсендә яшеренгән.

 


Фото: smolnews.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: