Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2021, 10:19

Айгиз Казанны яулый

Язучының яңа китабы Казанда дөнья күргән.

Айгиз Казанны яулый
Айгиз Казанны яулый

3 сентябрьдә  “Татмедиа” акционерлар җәмгыяте, Татарстан Язучылар берлеге һәм “Казан утлары” журналы язучы, журналист, “Шоңкар” журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендә басылып чыккан  “Нахак” китабын тәкъдим итәчәк.
“Казан утлары” журналы махсус серия оештырып, анда замандашларыбызның иң уңышлы әсәрләрен китап итеп нәшер итә башлады. Айгиз Баймөхәммәтовның китабы -- бу сериядә чыккан алтынчы басма.

Әйткәндәй, моңарчы бу сериядә якташларыбыз Марат Кәбиров, Хисаметдин Исмәгыйлев, Кәрим Караның әсәрләре дөнья күрде. Ягъни Башкортстан язучылары сынатмый, аларның иҗаты күршеләрдә дә игътибар таба. Бу язучылар һәм шулай ук Айгиз Баймөхәммәтов -- "Тулпар"ның күптәнге һәм даими авторлары. Аларның иҗади уңышларына чын күңелдән шатланабыз һәм киләчәктә дә иҗат илһамы телибез.

Китап туенда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язчылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “ТАТМЕДИА”АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, матбугат хезмәткәрләре, “Казан утлары” журналы редакциясе коллективы, язучылар, автор үзе катнашу көтелә.
Чара 15.00 сәгатьтә башлана.

Айгиз Казанны яулый
Айгиз Казанны яулый
Айгиз Казанны яулый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: