0 °С
Болытлы
Башкортстанда янә талпаннар активлаша. Соңгы өч көндә лабораторияләргә, талпаннар ябышуга зарланып, 51 кеше мөрәҗәгать иткән. 11 марттан башлап мөрәҗәгать итүчеләр саны 7 597 гә кадәр җиткән (узган ел бу датага талпаннар 9 210 кешегә һөҗүм иткән), боларның 2 813 е -- балалар.
Белгечләр шуны искә төшерә: эссе көндә талпаннар алай ук куркыныч булмаса да, җәй ахырында аларның активлыгының икенче дулкыны башлана. 20 һәм югары дымлылык талпаннар өчен идеаль һава торышы булып тора. Хәвефле сезон һава температурасы плюс 8 градустан түбән төшкәч кенә тәмамланачак.
Чыганак: Башинформ.