Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2021, 09:51

Армия дә уйный белә

"Армия-2021" халыкара хәрби-техник форумы һәм Армия халыкара уеннары башланды.

Армия дә уйный белә
Армия дә уйный белә

Владимир Путин "Патриот" хәрби-патриотик паркында "Армия-2021" халыкара хәрби-техник форумын һәм Армия халыкара уеннарын ачу тантанасында катнашты.

Форум кысаларында Президент видеоконференция режимында Русиянең әйдәп баручы судно төзү предприятиеләрендә Хәрби-Диңгез Флоты өчен хәрби корабльләр төзи башлауга команда бирде.

Моннан тыш, Владимир Путин 12-18 яшьлек яшүсмерләрне хәрби-патриотик тәрбияләүнең укыту-методик үзәгендә булды. Үзәк "Патриот" паркы территориясендә урнашкан. Дәүләт башлыгы үзәкнең административ-укыту һәм торак корпусын карады, шулай ук курсантлар белән аралашты.

Форум мәйданчыгында ул шулай ук Иордания короле Абдалла II белән очрашты.

Быел форум белән параллель рәвештә – 22 августтан 4 сентябрьгә кадәр – VII Армия халыкара уеннары узачак, аларда 44 илдән командалар катнаша.

Армия дә уйный белә
Армия дә уйный белә
Армия дә уйный белә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: