Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2021, 08:49

Кайчан суытыр?

Быелгы җәй  эсселек буенча рекорд куя. Көз сулышы кайчан үзен сиздерә башлар соң?

Кайчан суытыр?
Кайчан суытыр?

Җылы яратучылар үзләрен судагы балык кебек хис итсә дә, авырулар, өлкәннәргә читенрәк. Кызулыкның тагын бер афәте -- урман янгыннары дөрли. Аеруча көньяк, көньяк-көнчыгыш районнар зыян күрә. Мондый эсседә яланда я урманда яткан теләсә нинди пыяла кисәге янгын сәбәпчесе була ала. Үләннәр куырылып кипте, җир дә сусызлыктан коп-коры.  Шуңа да күпләр һава торышының үзгәрүен көтә. Синоптиклар нәрсә фаразлый соң? Алар әйтүенчә, һава торышында үзгәреш шимбә көнне булачак: көндез температура 22 градуска кадәр төшәчәк. Төнлә исә 11 градус җылы булыр, дип көтелә. Якшәмбе һәм дүшәмбе Уфада максималь температура 20 градус тәшкил итәчәк, диләр.

Фото: https://vk.com/tmz_okt_rb_702

Кайчан суытыр?
Кайчан суытыр?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: