Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2021, 22:27

WorldSkills башланырга өч көн калды

Уфага WorldSkills Russia ярышлары финалында катнашучылар җыела башлады. Беренче кунакларны Уфа ничек каршы алган? 

WorldSkills башланырга өч көн калды
WorldSkills башланырга өч көн калды

Беренче кунакларны тимер юл вокзалында волонтерлар һәм төбәк журналистлары каршы алган. 21 августта Якутиядән 22 кеше килгән, болар – конкурсантлар һәм эксперт-компатриотлар (чемпионатта үз катнашучыларын әзерләүче остазлар). Якутия делегациясе барлыгы 60 кешедән торачак:  32 конкурсант, 26 эксперт һәм ике тимлидер. Беренче делегатларны Башкортстанның иң яхшы традицияләрендә каршы алдылар: чәкчәк һәм кымыз белән сыйладылар.

Шулай ук Хабаровск һәм Краснодар крае, Кабарда-Балкар Республикасы, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән делегацияләр килде. 22 августта,  Сахалин, Кемерово, Новосибирск өлкәләре вәкилләре Уфага аяк баса.

Уфа мәйданчыкларында соңгы хәзерлекләр бара: белгечләр җиһазлар урнаштыра, территория төзекләндерелә.

WorldSkills Russia-2021 милли финалы – Русиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында һәм 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары арасында һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышлар. Чараны ел саен «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларындагы «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздыралар.

Башкортстан командасы 103 компетенция буенча ярышларда катнашачак. Җыелма составында 498 кеше. Аларның 280е – конкурсантлар, 218е – экспертлар.

Ярышларга Русиянең 76 төбәгеннән командалар киләчәк.

WorldSkills башланырга өч көн калды
WorldSkills башланырга өч көн калды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: