Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2021, 22:44

Элвин Грей исереп сәхнәгә чыгуы өчен гафу үтенгән

Шушы көннәрдә Элвин Грей Яңавылда концерт куйган иде. Концерттан соң аның фанатлары артистның автомобилен чолгап алып күмәкләп аның исемен кычкырырга тотынганнар. Мәйдан халык белән тулган.

Элвин Грей исереп сәхнәгә чыгуы өчен гафу үтенгән
Элвин Грей исереп сәхнәгә чыгуы өчен гафу үтенгән

Шушы көннәрдә Элвин Грей Яңавылда концерт куйган иде. Концерттан соң аның фанатлары артистның автомобилен чолгап алып күмәкләп аның исемен кычкырырга тотынганнар. Мәйдан халык белән тулган. Күпләр битлексез булган.

Күптән түгел шушы ук Яңавыл шәһәрендә концерт белән чыгыш ясаганда ул “сәер” халәттә тамашачылар белән диалог алып барырга тырышкан иде.
– Сез шундый... музыканы ал, көт... сез мондый мәзәкләр, гомумә... Сез нәрсә, кинотеатр килде карарга, нәрсә? Чыннан да, сезгә карыйсың – әйтерсең, белмим – фильм карарга килделәр. Ял итегез! Ә мин кайфую, мин кайфую... – дигән сүзләр белән башлаган иде ул тамашаны, ә аннары: – Әгәр күрсәгез, мин ничек ял итәм... сез офигели бы. Кыскасы, мин барысы да кебек үк.

Элвин Грей шул чактагы бу сүзләре һәм халәте өчен тамашачылардан гафу үтенгән.

 


Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: