Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2021, 22:10

Беренчелек тәмам

Башкортстан башкаласында юниорлар арасында көрәш буенча дөнья беренчелеге тәмамланды.

Беренчелек тәмам
Беренчелек тәмам

«Уфа-Арена»да «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбле катнашында ярышны тантаналы ябу узды.

Алып баручылар искәртеп узганча, Башкортстан борынгыдан батырлар ватаны булып санала. Уеннарны ябу Русия байрагы көнендә узу да аерым әһәмияткә ия.

“Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменнән барыгызны да юниорлар арасында көрәш буенча дөнья чемпионатының уңышлы тәмамлануы белән котлыйм. Бөтен дөнья Уфадагы ярышларны кызыксынып күзәтте. Берләшкән көрәш федерациясе, Спорт көрәше федерациясе һәм РФ Спорт министрлыгы вәкилләренә аерым рәхмәт сүзләребез", – диде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов. Ул,  тиздән Уфаның үз көрәш сарае булачак, дип сөенчеләде.

Чыганак: Башинформ.

Беренчелек тәмам
Беренчелек тәмам
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: