Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2021, 22:50

Утлы гарасат!

Башкортстанның Хәйбулла районында коточмалы хәл күзәткәннәр.

Утлы гарасат!
Утлы гарасат!

Башкортстанның Хәйбулла районында коточмалы хәл күзәткәннәр. Төтен һәм ялкын баганасын фотога төшергәннәр.

Башкортстанда урманнар күпләп януы дәвам итә. Бүгенге көндә республика территориясендә 380 гектар мәйданда 11 урман янгыны котыра. Бүгенге көндә теркәлгән янгыннарның иң зуры – Хәйбулла районында. Анда 6,8 гектар мәйданда янгын котыра. Нәкъ менә шунда 19 августта шаһитлар бер үк вакытта кызыклы һәм куркыныч күренеш – гаять зур күләмдә утлы өермә – гарасат күргәннәр. Бу вакыйганы фотога һәм видеога төшергәннәр. Кадрларда янган үләннән төтен баганасы күтәрелә. Бу күренеш торак йорттагы янгынга охшаган.

Башкортстанда 2021 елның апрелендә шундый ук хәл теркәлгән иде. Ул вакытта гарасат төтеннән түгел, ә тузаннан булды, һәм ул бу кадәр зур күләмле түгел иде. Ул вакытта республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре һава торышының термик тотрыксызлыгы белән аңлаткан иделәр.

 


Фото: ufa.kp.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: