Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2021, 09:36

Путин Макрон белән сөйләште

Әфганстан, Иран, Таулы Карабах, Украина, Африка... Русия һәм Франция лидерларын шушы илләрдәге вәзгыять борчый.

Путин Макрон белән сөйләште
Путин Макрон белән сөйләште

Телефоннан сөйләшүдә тәү чиратта Әфганстанда хәлләргә игътибар ителгән. Ике як та куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм кичектергесез гуманитар бурычларны хәл итүнең мөһимлеген билгеләп үткән. Уртак тырышлык белән, шул исәптән БМО һәм "Егермелек төркеме" кысаларында, Әфганстанда тынычлык һәм тотрыклылык урнаштыруга ярдәм итү мәсьәләсе каралган.

Иран атом-төш программасы турында сүз булган. Лидерлар атом-төш коралын таратмау турындагы сөйләшүләрне дәвам итү яклы.

Эммануэль Макрон үтенече буенча Владимир Путин Таулы Карабах буенча өч яклы белдерүләрне гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте. Төбәктәге хәлләр тотрыклы, Көньяк Кавказдагы икътисадый һәм транспорт элемтәләрен торгызу, халыкның гуманитар ихтыяҗларын тәэмин итү буенча адымнар ясала. 

Украинадагы кризисны җайга салу проблемалары буенча фикер алышу үткәрелде. Аның көньяк-көнчыгышындагы киеренкелеккә бәйле рәвештә борчылу белдерелде. Владимир Путин Киевның деструктив гамәлләренә игътибар юнәлтте.

Шул исәптән Африка континентына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Чыганак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/66413.

Путин Макрон белән сөйләште
Путин Макрон белән сөйләште
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: