Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2021, 11:52

Енот балага һөҗүм иткән

Ашыгыч ярдәм зыян күргән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә озаткан.

Енот балага һөҗүм иткән
Енот балага һөҗүм иткән

Уфаның бер контакт зоопаркында янут (енот) бер яшьлек сабыйга ташланган. Җанвар баланың йөзен яралаган.

Ашыгыч ярдәм зыян күргән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә озаткан. Сабыйга хирург ярдәме күрсәтелгән. Кечкенә пациентны теш-бит хирургы карап, яраны эшкәртеп, җөйләр салган. Хәзер сабый әлеге хастаханәдә дәвалана. Яраларның җөе калу ихтималлыгы турында хәбәр ителми.

Бүген Уфада дүрт контакт зоопаркы эшли. Алар олылар һәм балалар өчен кызыклы һәм гадәти булмаган ял төрләренең берсе булып санала. Аларда төлке, борындык, мәче башлы ябалак, йорт куяннары, керпеләр һәм башка хайваннар белән танышып, шулай ук фотога төшәргә мөмкин.

Контактлы зоопарклар мөһим тәрбия функциясен дә алып баралар.

 


Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: