Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2021, 15:05

Шәп оештырганнар

Башкортстанда Юниорлар арасында көрәш буенча дөнья чемпионатын оештыру дәрәҗәсен хәтта Олимпия уеннарыныкы кебек, дип бәялиләр. Фотода: Русия Спорт көрәше федерациясенең өлкән табибы Ирина Дулепова.

Шәп оештырганнар
Шәп оештырганнар

Русиянең атказанган табибы, «Илнең иң яхшы спорт табибы» исеменә ия булучы, Россия ФМБА спорт медицинасының спорт медицинасы буенча табибы, Русия Спорт көрәше федерациясенең өлкән табибы Ирина Дулепова Башкортстан башкаласында беренче тапкыр. Спорт медицинасында 27 еллык стажы булган табиб Юниорлар арасында көрәш буенча дөнья беренчелегендә катнашучылар белән эшли. Аның бер минуты да буш түгел,  спортчылар һәм тренерлар мөрәҗәгать итеп кенә торалар. Шулай да ул журналистлар белән фикер алышырга вакыт тапкан.

Ирина Дулепова сүзләренчә, Уфадагы дөнья чемпионаты башка халыкара спорт вакыйгаларыннан берни белән дә аерылмый. «Монда дөнья беренчелеген уздыруның иң югары дәрәҗәсе. Ул хәтта Олимпия уеннарындагы көрәш ярышларыннан аерылмый диярлек. Катлаулы эпидемиологик режим ярышлар үткәрүнең яңа кагыйдәләрен таләп итә. Уфада Роспотребнадзорның барлык таләпләре һәм тәкъдимнәре саклана. Болар барысы да җитди контрольдә тотыла, ­­­­– дип билгели ул. – Зал матур итеп бизәлгән. Спортчыларны чыгару катгый олимпия регламенты буенча уза. Катнашучыларга хезмәт күрсәтү шулай ук идеаль оештырылган. Һәм мин моны болай гына әйтмим. Мин спортчылар белән сөйләштем, барысына да бик ошый".

Чыганак: Башинформ.

Шәп оештырганнар
Шәп оештырганнар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: