Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2021, 23:32

Кабахәт ана

Башкортстанда яшәүче бер хатын бала тудыру йортында яңа туган баланы тәрәзәдән ыргыткан

Кабахәт ана
Кабахәт ана

Бу хәл Стәрлетамак перинаталь үзәгендә була. Анда 29 яшьлек кыз яңа туган баланы өченче каттагы тәрәзәдән ташлый, алган җәрәхәтләрдән сабый шунда ук үлә.

Төбәк Тикшерү комитетында сөйләүләренчә, хатынга кесарево ясаган булганнар. Операциядән соң ул палатада бала тапкан башка бер хатын белән була. Ул китергән балаларның берсен алып тәрәзәдән ташлый. Бала үзенеке булмый, палатадашыныкы була. Анысы баласын яклап калырга өлгерми кала.

Бу хатын элек психоневрология диспансерында дәваланган, тик психик халәте яхшыру сәбәпле чыгарган булганнар. Аның үз баласы әлегә изоляцияләнгән, ә хатын-кыз белән тикшерүчеләр эшли, алар “кече яшьтәге кешене үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

 

 


Фото: ufa.kp.ru/daily

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: