Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2021, 11:52

Сөенечле яңалык!

Уфада дөнья дәрәҗәсендәге студентлар кампусы төзеләчәк. Аңа бик яхшы урын сайланган.

Сөенечле яңалык!
Сөенечле яңалык!

Әлеге яңалык Русия  Хөкүмәте утырышы барышында билгеле булды. Проектка дистәләрчә миллиард сум җәлеп ителәчәк. Бу – студентлар тулай торакларын төзү, яңарту гына түгел, шулай ук фәнни лабораторияләр, студентлар һәм укытучылар өчен спорт, мәдәни учреждениеләре дә. Һәм болар барысы да – шәһәр үзәгендә. Бу карар кабул ителү уңаеннан Радий Хәбиров ил җитәкчелегенә, Президентка рәхмәт белдерде.

ниверситет кампуслары челтәре бөтен ил буйлап булдырылачак. Төбәкләрдән бирелгән 30 га якын гаризаның бүгенге көнгә сигезе сайлап алынган, шулар арасында Башкортостан да бар.

"Без студентлар кампусына урынны озак сайладык. Уфа үзәгендә, безнең өч югары уку йорты урнашкан урында диярлек,  17 гектар җир таптык, кампусны проектлауга җибәрү өчен 275 миллион сумга якын акча таптык. Ягъни без кампусны проектлый башладык инде ", – дип билгели Башкортстан Башлыгы.

Чыганак: Башинформ.

Сөенечле яңалык!
Сөенечле яңалык!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: