Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2021, 10:03

Спортка игътибар зурдан

Башкортстанда спорт үсештә.

Спортка игътибар зурдан
Спортка игътибар зурдан

16 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Берләштерелгән көрәш дөньясы президенты Ненадом Лалович һәм юниорлар арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегенең мәртәбәле кунаклары белән очрашты. Бу ярышлар Русиядә ковид пандемиясе чикләүләреннән соң беренче массакүләм чара анда катнашучылар һәм оештыручылар инфекциядән тулы вакцинация курсларын узган. Радий Хәбиров билгеләвенчә, көрәш буенча дөнья чемпионаты ике ел үткәрелмәгән, ә Русиядә юниорлар арасында беренчелек, гомумән, беренче тапкыр уза. "Башкортстанның аны уздыру урынына әверелүе – безнең өчен бик югары дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Без дөньяның 55 иленнән 1 000 атлетны кабул итүгә бик озак һәм җентекләп әзерләндек",  – диде ул. Башкортстан башлыгы республикада спорт көрәшенә аерым игътибар бирелүен хәбәр итте: "Без күп төзибез: Уфада Гимнастика үзәге, футбол манежы төзелешен төгәлләп киләбез, Спорт көрәше үзәген төзергә керешәбез, Волейбол үзәге проектын әзерлибез һәм Фехтование сараен планлаштырабыз. Мондый спорт объектлары атлетларыбызның җиңүләренә хөрмәт күрсәтү ул. Быел без ике боз стадионы төзибез, ә 2024 елга 16 район үзәгендә бассейннар ачачакбыз".

Спортка игътибар зурдан
Спортка игътибар зурдан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: