Барлык яңалыклар
Новости
16 август 2021, 13:26

Якташларын ашка алган

Элио Капиэлло якташларын, Италия көрәшчеләрен, кунакка чакырган.

Якташларын ашка алган
Якташларын ашка алган

Билгеле булуынча, Уфада яшьләр арасында көрәш буенча дөнья чемпионаты бара. 10 көн эчендә (13-23 августта) 2021 елның иң көчле көрәшчесе исеме өчен дөньяның 54 иленнән 1500 дән артык яшь спортчы көч сынашачак.

Уфа рестораторы Элио Капиэлло шул уңайдан Италиянең грэпплинг командасын пицца татып карарга чакырды. Ул үзе  Уфага Туриннан моннан тугыз ел элек күчеп килгән һәм хатыны белән бизнес оештырган булган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Италия җыелма командасы ике көн эчендә Уфада дөнья беренчелегендә дүрт медаль яулагн: алтын, көмеш һәм ике бронза.

Чыганак: Башинформ.

Якташларын ашка алган
Якташларын ашка алган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: