Барлык яңалыклар
Новости
16 август 2021, 23:55

Марат КӘРИМОВ, Атнабай белән малайларны сугыштыра яздык

Малайлар үзара килешә алмасалар, сугышып китәләр.

Марат КӘРИМОВ, Атнабай белән малайларны сугыштыра яздык
Марат КӘРИМОВ, Атнабай белән малайларны сугыштыра яздык

Малайлар үзара килешә алмасалар, сугышып китәләр. Минем малай чакта сугышканым булмады. Булса, истә калыр иде. Ә менә зурайгач, ир уртасы булгач, ике малайның сугышып китүенә сәбәпче булырга туры килде. Шаярырга маташудан килеп чыкты бу хәл. Аның тарихы шулай булды.

Бер елны Әнгам Атнабай белән Кушнаренко районында очрашулар үткәреп йөрибез. Шәрип авылындагы очрашу кичен була, иртәрәк килү сәбәпле, авыл белән танышып йөрергә булдык. Карыйбыз, безнең алдан ике малай мәктәптән кайтып бара. Шунда мин Әнгамгә малайлар ишетерлек итеп:

– Бу малайларның кайсы көчлерәк дип уйлыйсың? Миңа сулдагысы кебек тоела, – дидем.

– Минемчә, уңдагысы, ул таза гәүдәле күренә, – диде Әнгам.

Без бәхәсләшкән арада малайлар бер-берсе белән төрткәләшә башладылр. Һәркем үзен көчле итеп күрсәтәсе килә. Тарткалашу тора-бара сугышуга әйләнә башлады.

– Җитте! Җитте! Икегез дә көчле икән, – дип Әнгам Атнабай белән малайларны чак аерып алдык. Алар җитәкләшеп кайтып китте.

Миңа Русия һәм АКШ арасындагы киеренкелек тә шул малайлар тарткалашканны хәтерләтә. Һәр як та кораллануда, теге малайлар кебек, үзенең көчен күрсәтмәкче.

Ярый да ул бу малайлар дуслашты, ә бу ике ил каршылыкка керсә, сугышып китсә, нәрсә булачак? Их, безнең илләрне дә шул малайлардай дуслаштырасы иде...

 


Фото: murmansk.bezformata.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: