Барлык яңалыклар
Новости
16 август 2021, 12:40

Әфганстанда вәзгыять кискен

Бөтен дөнья андагы хәлләрне хәвефләнеп күзәтә.

Әфганстанда вәзгыять кискен
Әфганстанда вәзгыять кискен

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиев белән телефоннан сөйләшүе булды.

Алар Әфганстандагы вәзгыять  турында фикер алышты. Андагы хәлне исәпкә алып, Русия һәм Үзбәкстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары арасындагы багланышларны активлаштыру турында сүз барды.

Президентлар алга таба да бер-берсе белән даими элемтәдә торачак.

***

Соңгы көннәрдә Әфганстанда кискен вакыйгалар бара. "Талибан" хәрәкәте (Русиядә тыелган оешмалар исәбендә) илдә хакимиятне үз кулына алды. Әфганстанның элекке Президенты  Ашраф Гани илдән чыгып китте.  Бүген талиблар Кабулдагы Президент сарае өстендә үз әләмнәрен күтәрде.

Әфганстанда вәзгыять кискен
Әфганстанда вәзгыять кискен
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: