0 °С
Кар
Башкортстанда Межгорье шәһәре хакимияте кунаклар килүне чикли. Болай да ябык булган шәһәргә хәзер юбилей һәм туйларга керү тыела. Башка төбәкләрдән, шулай ук республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән гаилә тантаналары уңаеннан кунакка килергә теләүчеләргә күмәк пропусклар бирелмәячәк. Дөрес, бу чара вакытлыча. Чикләүләр шәһәрдә коронавирус авыруы таралу көчәю белән бәйле. Бу хакта мәгълүмат шәһәр хакимиятенең рәсми битендә хакимият башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы В.Ю. Калугинга сылтама белән бирелгән.
Фото: mezhgorie.bashkortostan.ru.