Барлык яңалыклар
Новости
13 август 2021, 22:06

Уфаның бер исереге самолет рейсын үзгәрткән

Тавыш чыгаручыны тыя алмагач,Сочи-Уфа рейсы самолеты очучылары  Волгоград аэропортына төшеп утыра.

Уфаның бер исереге самолет рейсын үзгәрткән
Уфаның бер исереге самолет рейсын үзгәрткән

Сочидан Уфага очкан самолетта бер ир очыш вакытында тирә-юньдәгеләрне мыскыл иткән һәм пассажир хатын-кызга сугарга омтылган. Әлеге тавыш чыгаручыны тыя алмагач,Сочи-Уфа рейсы самолеты очучылары бортта җәнҗал булу сәбәпле, Волгоград аэропортына төшеп утыра. Полицейскийлар җәнҗалчыны рейстан төшереп, транспорттагы өлкә линия идарәсенең кизү частенә алып килеп тапшыра. Ир-атка каршы хулиганлык өчен җинаять эше кузгатыла. Хәзер ул сак астында тотыла. Самолет рейсының үзгәрүе, ягъни Волгоград аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр итүе өчен хәзер аңа бик зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.

 


Фото: МВД медиа.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: