Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2021, 20:26

Журналист Фларит Шакиров вафат

"Кичке Уфа" гәзите журналисты Фларит Шакиров вафат.

Журналист Фларит Шакиров вафат
Журналист Фларит Шакиров вафат

Уфада озак вакытлы авырудан танылган журналист Фларит Шакиров вафат булды. Аңа нибары 64 яшь иде.

Фларит Назыйф улы Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң "Ленинец" республика яшьләр газетасында эшли башлый. Биредә берничә ел эшләгәннән соң, "Кичке Уфа" гәзитенә күчә, һәм һөнәри эшчәнлеге ахыргача шушы басма белән бәйле була. Соңгы елларда корреспондент, җаваплы сәркатип, "Кичке Уфа"ның кушымтасы "Уфа атнасы" басмасының баш мөхәррире урынбасары булып эшләде.  "Аның каләме җиңел иде. Укучылар аның мәкаләләрен бик яраттылар, чираттагы язмасы чыгуын түземсезлек белән көтеп алалар иде", – диләр хезмәттәшләре.

90 нчы еллар уртасында чечен сугышының иң кызган чагында Фларит Шакиров анда хәрби корреспондент сыйфатында командировкага китә,  хәрби вакыйгалар урыныннан репортажлар бирә. Табигатьне саклау, спорт, күренекле якташларыбыз турында күп яза.

“Кичке Уфа” гәзитенә  50 ел тулган елда журналистикада күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Фларит Шакиров “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган иде. 

Фларит Назыйф улының нәсел тамырлары әнисе Хлүдә ягыннан Чакмагыш районының Кашкар авылына тоташа. 

Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Журналист Фларит Шакиров вафат
Журналист Фларит Шакиров вафат
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: