Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2021, 23:04

Татар кызының бер җиңүе 6 миллион сум тора

Милләттәшләребез АКШ, Австралия, Бахрейн, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Украина данын да яклады. 

Татар кызының бер җиңүе 6 миллион сум тора
Татар кызының бер җиңүе 6 миллион сум тора

23 июль – 8 август көннәрендә Япония башкаласы Токиода барган XXXII олимпиада татар спортчылары өчен шактый уңышлы булды. Олимпиадада барлыгы 29 татар спортчысы катнашты. Алар бер алтын, бер көмеш һәм дүрт бронза медаль яулады. Татар спортчыларының күпчелеге Русиядән, алар сигез кеше. Югары урыннарга Русия өчен чыгыш ясаган спортчылар гына ирешә алды. Аларның күбесе – Уфа татарлары. Шулай ук милләттәшләребез АКШ, Австралия, Бахрейн, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Украина данын да яклады.

Татарлар өчен иң уңышлы спорт төре фехтование булды. 29 июльдә Аделина Заһидуллина тагы өч спортчы кыз белән бергә рапирада Франция төркемен җиңеп, Олимпия чемпионы исеменә лаек булды. Аделина – Уфа татары. 1993 елның 13 гыйнварында Уфада туган. Төркемнәр (командалар) арасында беренчелектә ике тапкыр дөнья (2016, 2019) һәм Европа чемпионы (2016, 2019) булды, 2017 елда дөнья чемпионатының бронза, шул ук елда Европа беренчелегендә көмеш медаль алган иде. Русиянең атказанган спорт мастеры. Бүгенге көндә Аделина Русиянең хатын-кыз рапирачылар рейтингында икенче булып бара.

Русиядә алтын медаль өчен – 4, көмешкә – 2,5, бронзага 1,7 миллион сум акча түлиләр.

Шуңа өстәп Башкортстанда олимпиадада алтын алучыга 2 миллиион сум, көмешкә – 1,5, бронзага 1 миллион сум акча акча түләнә.

 


Фото: m.sports.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: