Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2021, 23:43

Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев сугышы кабат кызмакчы

Фирдүс Тямаев Элвин Грейга каршы җинаять эше кузгатуны таләп итә.

Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев сугышы кабат кызмакчы
Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев сугышы кабат кызмакчы

Милли эстраданың ике йолдызы арасындагы җәнҗал яңа үсеш алды.
Популяр татар җырчысы Фирдүс Тямаев коллегасы, башкорт җырчысы, Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Радик Юлъякшинга каршы яла ягу турында җинаять эше кузгатуны таләп итә.

Тямаев белән Юлъякшин арасындагы каршылык агымдагы елның мартыннан бирле дәвам итә. Фирдүснең 22 март Кыргыз-Миякә авылында мәдәният сараенда электр юк дигән сылтау белән концертын өзгән иделәр. Артист барыбер тамашачыларына аппаратурасыз гына берничә җыр башкарды, өзелгән чыгышы өчен судлашачагын белдерде. Шуннан соң Радик Юлъякшин Фирдүс Тямаевның Башкортстан хакимиятенең тамашаны өзүе өчен гаепләвенә каршы төште,

Татарстан һәм Башкортстан халыклары арасындагы дуслыкны какшатуда гаепләде. Элвин Грей сүзләренчә, Фирдүс район мәдәният сарае директорына концертын килешмичә генә үткәрү өчен акча төрткән. Нәкъ шушы соңгы гаепләү өчен Тямаев Юлъякшинга карата яла ягу турында җинаять эше кузгатуны таләп итә.

 

 

 

Фото: instagram.com/elvin_grey_music/.

instagram.com/firdustyamaev_official/

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: