Барлык яңалыклар
Новости
1 июль 2021, 10:42

Саумысыз, авылдашлар!

Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды. Күренекле якташлар, авылдашлар белән очрашуга Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе В.В. Соколов, Чакмагыш районының хакимият башлыгы урынбасары А.Э. Санъяров, Дүртөйле мебель комбинаты директоры М.М. Йосыпов килгән иде.
Бәйрәм мәхәллә имам-хатыйбы М.М. Ильясовның фатыйхасы белән ачылды. Котлау сүзләре белән авыл хакимияте җитәкчесе Р.Р. Латыйпов чыгыш ясады. Ул авыл тормышында һәм бәйрәмне оештыруда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды, аларга даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Рапат һәм Яңа Биккенә авылларының волонтерлары һәм авыл активистлары, яшь гаилә парлары, иң өлкән кешеләре бүләкләнде. Бәйрәм кунаклары В.В. Соколов, А.Э. Саньяров авыл хуҗалыгы алдынгыларына, социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң милли уеннар һәм ярышлар башланды. Ярышлар бик күңелле үтте.
«... Мондый чаралар кешеләрне берләштерә. Карагыз, безнең авылда күпме яхшы кешеләр яши, һәм бүген аларга рәхмәт әйтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар», – дип билгеләде Рапат авыл хакимияте башлыгы Р.Р. Латыйпов.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/118081
Читайте нас: