Барлык яңалыклар
Новости
1 июль 2021, 11:07

Путин Татарстанны үрнәккә китерде

Русия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләрен халык белән турыдан-туры бәйләнешкә чыгарга чакырды һәм моңа үрнәк итеп Татарстан тәҗрибәсен китерде.

Кичә узган туры элемтә вакытында Русия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә халык белән турыдан-туры бәйләнешкә керергә киңәш бирде. Моңа үрнәк итеп, Путин Татарстан тәҗрибәсен атады.
Дәүләт башлыгы фикеренчә, мондый элемтәлә төбәк хакимиятләренә халыкны борчыган иң төп проблемаларны ачыкларга һәм үз эшләрен төрле юнәлешләрдә оптималь рәвештә алып барырга ярдәм итәчәк.
«Бу барыгызга да кирәк, чөнки турыдан-туры аралашу кешеләргә сорауларын төбәкнең беренче затына җиткерергә мөмкинлек тудырачак. Бу исә халыкны борчыган иң актуаль проблемаларны сайлап алу өчен кирәк. Социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, торак төзелеше өлкәләре өчен бу аеруча мөһим. Төбәк башлыкларына гражданнар гозеренә колак салырга киңәш итәм», – диде Русия лидеры.
Мисал өчен, Русия Президенты Татарстан тәҗрибәсен китерде. «Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы башлыклары гражданнар белән үзләренең социаль челтәрләре аша актив аралаша», – дип искәртте ул.
Фото: kazanfirst.ru
Читайте нас: