Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2021, 23:13

Путин туры элемтәдә булды

Быел сорауларны эшкәртү үзәгенә ике миллионнан артык мөрәҗәгать килгән.

30 июньдә Беренче каналның туры эфирында Русия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә узды. Быел сорауларны эшкәртү үзәгенә ике миллионнан артык мөрәҗәгать килгән.
Путин чыгышында привика ясатуы турында да әйтте:
– Мин мөмкин кадәр озаграк сакланырга кирәк булудан чыгып эш иттем һәм үзем өчен “Спутник V” прививкасын ясатырга карар иттем, өстәвенә, бездә Кораллы Көчләргә дә “Спутник V” ясала, ә мин Югары башкомандующий бит, – диде Владимир Путин.
Сораулар арасында Уфадан да бер сорау булды. Ул корылык һәм мелиорация турында иде. Президент мелиорациягә елдан-ел күбрәк акча бүләргә ышандырды.
Путин “Пушкин картасы” булдырылачагы турында да хәбәр итте.
– Агымдагы елның сентябрь-декабрь айларында һәм алдагы елда 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә зур булмаган финанс чаралары бирү күздә тотыла. Аларның картасына 4 айга 3 мең сум акча салыначак, аның белән музейларга, концерт һәм күргәзмә залларына керергә мөмкин булачак, – диде Президент.

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: