Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2021, 12:53

Эшсезлек кими

Башкортстанда эшсезләрнең гомуми саны ел башыннан 16 процентка кимегән.

Башкортстанда эшсезләрнең гомуми саны ел башыннан 16 процентка – 94,2 мең кешегә кадәр кимегән. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр саны да ел башыннан 2,2 тапкырга – 47 мең кешегә кадәр кимегән. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары хезмәт базарын җанландыруга ярдәм итә”, – дип белдерде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
2021 елда Башкортстанда эшләүче халык санын торгызу буенча чаралар комплексы хезмәт базарындагы хәлне тотрыкландыруның мөһим инструменты булып тора. Әлеге “юл картасы” чаралары, шул исәптән, эшкә урнашуга һәм мәшгульлекне саклауга юнәлдерелгән. Сүз, беренче чиратта, COVID-19 таралу нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр, шулай ук яңа эш урыннары булдыру һәм булган эш урыннарын саклау турында бара.

Фотә: ufa.bezformata.com
Читайте нас: