Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2021, 13:00

Урман шаулап үсәр

Быел Башкортстанга “Экология” илкүләм проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча 160 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 90 миллионнан артыгы техника сатып алуга тотылган.

Башкортстан быел 70 берәмлек урман утырту техникасы – трактор, культиватор, сабаннар сатып алган. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз аккаунтында Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итә.
“Без урман утырту техникасын планлы рәвештә сатып алабыз. Бу көннәрдә яңа махсуслаштырылган машиналар Балакатай, Макар һәм Уфа урман хуҗалыгына җибәрелде. 2021 елда без барлыгы 70 трактор, культиватор, сабан, диск тырмасы сатып алдык – таулы җирлек өчен бик кирәкле нәрсәләр. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: нигездә, моңа федераль бюджеттан акчалар тотылды – 54,5 млн сум”, – дип язган ул.
Радий Фәрит улы билгеләп үткәнчә, Башкортстан – ясалма урманнар мәйданын торгызу буенча Идел буе федераль округында беренче һәм Русиядә җиденче төбәк. “Узган ел без 15,3 мең гектар мәйданда 109,4% урманнар торгыздык. Соңгы ун елда бу – иң югары күрсәткеч. Ясалма утыртмаларда без күпчелектә кыйммәтле ылыслы агачларны кулланырга тырышабыз, алар бездә яхшы җайлаша”, – дип билгели Башкортстан башлыгы.
Урман торгызу һәм янгыннарга каршы көрәш техникасы өченче ел рәттән сатып алына. Быел Башкортстанга “Экология” илкүләм проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча 160 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 90 млн нан артыгы техника сатып алуга тотылган.
Читайте нас: