Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2021, 21:08

Саннарда да мәгънә бар

Һәр кешенең үзенең билгеле тылсымлы саны да була икән.

Саннар магиясе – “нумерология” турында ишеткән идем. Мин үзем бу турыда беренче тапкыр тормыш иптәшемнән белдем. Мин цифраларга игьтибар итә торган кеше түгел идем. Иптәшем белән йөри генә башлаган вакытта, ул миңа шул саннарның тылсымы турында аңлатты.
– Синең яраткан саннарың бармы? – дип сорады ул.
– Бу турыда уйлап та караганым юк, – дидем, көлеп. Шуннан соң ул миңа менә боларны сөйләде.
– Минем саннарым 7 һәм 13. Студент чакларымда 7 һәм 13 санына тап килгән бик күп хәлләр булды. Иң зуры – студент чагымда спринтка “Жигули” машинасы оттым. Ул машина 13 саны белән башлана иде. Минем туган көнем – 7 март.
Чынлап та, аның паспортында 7 март язылган иде. Шуннан башка барып җитте инде, нәкь ул мине беренче тапкыр озатып килгән көн дә 7 март иде. Аннан без өйләнештек. Башта Бүздәк районында эшләдек. Иптәшемә эшеннән фатир бирделәр. 13нче фатир. Шуннан улыбыз 7 май көнне туды. 13 майда безне дәваханәдән чыгардылар. 13 май көнне улыбызны өйгә алып кайттык. Бүздәктән соң үзебезнең районга кайттык. Өй салдык. Безнең өйгә сельсоветтан 7 санын бирделәр. Мин инде аптырамый да башладым. Иптәшем дин юлына баскач, 2007 елны хаҗ кылу бәхете тиде. 2013 елны ул Мәңгелек йортка күчте. Менә шуларны уйлыйм да, исем китә. Кешеләр игьтибар да итмиләрдер бәлки. Ә һәр кешенең үзенең билгеле бер саны да була икән бит. Иптәшемнеке 7 һәм 13 булды.
Лилия ГАЙФУЛЛИНА
Автор фотосы.
Читайте нас: