Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2021, 11:15

Коммуналь түләүләрне төшерү урынына арттыралар гына

Башкортстанда электр өчен түләү һәм калган тарифлар артачак.

Ел саен 1 июльдән бөтен ил буенча торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы рәвештә үзгәртү бара. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне арттыру федераль законнар белән җайга салына, ә Башкортстан хакимияте тарифларны билгеле бер процентка гына арттыра ала.
2021 елның 1 июленнән Башкортстанда электр өчен түләү 5%ка, газ өчен – 3%ка артачак, калган тарифлар уртача 3%ка артачак. Димәк, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу уртача өч процентка кыйммәтрәк торачак. Башкортстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, коммуналь квитанцияләрдәге гомуми сумма 5,8%тан да артмаячак.
Шулай итеп, башкортстанлылар кыйммәт тарифлар өчен көрәшкән бер вакытта, хаклар тагы да артачак кына.

Фото: vashgorod.ru
Читайте нас: