Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2021, 09:39

Киләчәгебез бармы?

Башкортстанда түлсез ир-ат һәм хатын-кызлар саны арта.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының 2019 һәм 2020 еллар өчен отчетларын чагыштырып карасаң, соңгы елда түлсез ир-ат һәм хатын-кызларның саны кискен артуын күрергә мөмкин. 2019 елда балага уздыру мөмкинлеге булмаган ир-атлар саны 100000 кешегә 5,5 очрак тәшкил иткән. 2020 елда бу күрсәткеч 11,1 очракка кадәр менгән.
Хатын-кызлар арасында хәлләр тагы да аянычрак. 2019 елда Башкортстанда бала табу яшендәге 100000 хатын-кызның 626,4е түлсез булган. 2020 елда бу күрсәткеч 672,5кә җиткән. Әлеге мәгълүматны UfaTime.ru сайты хәбәр итә.
Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләвенчә, бу саннар якынча гына, абсолют түгел.
Фото: gb1k.ru
Читайте нас: