Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2021, 12:31

Иң-иңнәр

Очрашуга 18 хәрби вуздан уку йортын алтын медальгә тәмамлаган 400 кеше, шулай ук хәрби уку йортлары укытучылары һәм җитәкчеләре чакырылган иде.

Владимир Путин Кремльнең Зур сараенда Оборона министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыггы, ФСБ, ФСО һәм Росгвардиянең югары хәрби уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашты.
“Сез лаеклы һөнәри мәктәп үттегез, укуыгызны бик яхшы тәмамладыгыз һәм, ышанам, Русиянең иминлеген тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау максатыннан иң җаваплы бурычларны хәл итәргә әзерсез.
Сез, Ватаныбызның күп буын уллары һәм кызлары кебек үк, үзегезне хәрби хезмәткә, илнең һәм җәмгыятьнең ышанычлы, тотрыклы үсеше өчен мөһим булган башка юнәлешләрдә эшләүгә багышладыгыз.
Нәкъ менә сезгә батырлык, намус, ватанпәрвәрлек традицияләрен дәвам итәргә һәм ныгытырга кирәк булачак, алар һәрвакыт безнең офицерлар корпусы өчен ориентир булып хезмәт иттеләр”, – диде Президент үз чыгышында.
Тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65942.
Читайте нас: