Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2021, 10:46

И эчәбез, эчәбез...

Башкортстанның иң аек һәм иң “исерек” районнары ачыкланды. Кемнәр алар? Җавап – сайтта!

Башкортстан Сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте 2020 елда республикада алкогольле эчемлекләр сатылу буенча мәгълүмат китерде. Узган елда республикада яшәүче һәр кешегә 12 литр алкогольле эчемлек туры килгән. Сүз, әлбәттә, кибетләрдән һәм махсуслашкан кафе-рестораннардан сатып алынган алкоголь турында бара. “Астан” сатылган алкоголь – спирт, көмешкә биредә исәпкә алынмый.
Нәтиҗәдә, иң күп эчүче район булып Уфа районы “танылган”. Монда җан башына 15,9 литр алкоголь туры килә. Икенче урында – Нефтекама каласы. Анда яшәүчеләрнең һәркайсы елына 14,8 литр хәмер эчә. Өченче урынны 14,5 литр күрсәткече белән Агыйдел шәһәре били. Җырларда данланган Уфа каласына “призерлар” исемлегенә керергә чак кына җитмәгән – ул 14,2 литр күрсәткече белән дүртенче урынны били.
Башкортстанның иң аек районы нинди, дисезме? Ярмәкәй районы ул. 2020 елда биредә яшәүчеләрнең һәркайсы нибары 4,9 литр хәмер эчкән. Икенче урында Куергазы районы – җан башына 5,2 литр. Өченче урын – Федоровка районы. Биредә узган елны җан башына 5,9 литр исерткеч туры килгән.
Фото: m.123ru.net
Читайте нас: