Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2021, 20:59

Фольклориада массакүләм чараларны тыюга каршы киләме?

Тамаша-күңел ачу чараларын уздыру Русия Федерациясенең 68 субъектында тыелган.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Русия премьер-министры Михаил Мишустиннан илдә COVID-19 аркасында массакүләм чараларны тыю турындагы ведомство карары проектын хуплауны сорады. Бу хакта ул 29 июньдә коронавируска каршы көрәш буенча координацион совет президиумы утырышында белдерде.
Ул искә төшергәнчә, тамаша-күңел ачу чараларын уздыру Русия Федерациясенең 68 субъектында тыелган.
Шуңа карамастан Башкортстанда 3-10 июльдә Бөтендөнья Фольклориадасы узачак. 4 июльдә Бразилия карнавалы кебек зур карнавал булачак. Костюмлаштырылган тамаша Башкорт академия драма театрыннан “Торатау” конгресс-холлына кадәр узачак. Аннары парадта катнашучы 140 милләт вәкилләре бер зур “Дуслык әйлән-бәйлән”ненә җыелачак.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: