Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2021, 23:47

Яшен хатынны үтергән, ирне исән калдырган

Яшен сугудан хатын шунда ук үлә, ә янәшәдәге ире аңын югалта.

Башкортстан тикшерүчеләре яшен сугудан бер хатын-кызның үлүе турында хәбәр итте. Үлем вакытында бу хатын ире белән янәшә атлаган. Әлеге хәл Авыргазы районында булган.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, гаилә урманда булган вакытта яшенләп яңгыр ява башлый. Яшен сугудан хатын шунда ук үлә, ә янәшәдәге ире аңын югалта. Ир аңына килгәч, хатынын күреп, ашыгыч ярдәм чакыра. Медиклар килгәч хатынның үлгән булуын ачыклый. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары суд-медицина экспертизасы уздырырга җыена.
Янәшә торган ике кешенең берсе үлеп, икенчесенең исән калуына, яшеннең турыдан-туры хатынны атуы сәбәпче.

Фото: penzavzglyad.ru
Читайте нас: