Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2021, 10:44

Путинга алмаш табылырмы?

Бу дөньяда беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел...

Владимир Путин АКШ Президенты Джо Байден белән очрашыр алдыннан Америка журналистларына интервью биргән иде. Бу аның АКШның мәгълүмат чараларына соңгы өч елда биргән беренче интервьюсы булды. Русия Президентына бирелгән сораулар арасында: “Үзегезгә алмаш калдыру турында уйланасызмы?” – дигәне дә бар иде.
Владимир Путин бу сорауга түбәндәгечә җавап бирде:
– Мин үз язмышымны ил язмышы белән шулкадәр тыгыз бәйләдем ки, минем өчен бу тормышта Русияне ныгытудан да әһәмиятлерәк нәрсә юк. Шуңа күрә, әгәр мин конструктив карашлы, үз иленә тугры, Ватан язмышы өчен бөтен гомерен корбан итәргә әзер булган ниндидер кешене күрсәм, хәтта ул минем эшчәнлегемнең кайсыдыр өлкәләренә тәнкыйть белән караса да, аңа терәк булу өченбарысын да эшләячәкмен. Кайчан да булса, әлбәттә – бу табигый, биологик процесс – барыбызга да алмаш булачак: сезгә дә, миңа да. Әмма мин шуңа ышанам: Русия дәүләтенең, икътисадының, сәяси системасының фундаменталь нигезләре нык булачак һәм ил ышанычлы адымнар белән алга атлаячак.
Фото: news.sky.com
Читайте нас: