Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2021, 23:44

Моргенштерн күпкырлы

Малайга дәваланырга дару алу өчен 160 миллион сум акча кирәк.

Башкортстаннан чыккан күренекле рэпер Алишер Моргенштерн тәүлек эчендә социаль челтәрләрдә бөтенләй капма-каршы образларда балкый. Башта ул социаль челтәрләрдә үзенә язылган 10 миллионнан артык кешегә мөрәҗәгать итеп, Краснодар малаена ярдәм итәргә чакырды. Краснодар краендагы Илья Худобе дигән малайга дәваланырга дару алу өчен 160 миллион сум акча кирәк.
– Без 10 миллион, 16 сумнан гына акча җыйсак та, малайны коткарып калалабыз, – диде ул үз иҗатын яратучыларга.
Берничә сәгать эчендә видеоны миллионлаган кеше караган. Ул үзе малайны дәвалауга 4 миллион сум акча күчергән.
Алишер Моргенштернның капма-каршы образына килгәндә, ул сөйгән кызының әти-әнисе каршында ялангач арты белән тора. Бу фотосын ул Инстаграмда үзенең битенә урнаштырган. Анда ул самолетта мунчага очканчы, самолетта мунча ясавың әйбәтрәк булуы турында әйтә. Фото самолет эчендә төшерелгән.

Фото; cosmo.ru
Читайте нас: