Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2021, 09:52

«Арт-Квадрат» яшьләрне җыя

Уфада «Арт-Квадрат» Яшьләр иҗаты фестивале узды.

24 – 25 июньдә Уфада «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында «Арт-Квадрат» Яшьләр иҗаты фестивале узды. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен ике көн дәвамында «Музыка», «Бию», «Театр», «Кино», «Графика», «Халык иҗаты» һәм «Сүз» юнәлешләре буенча 7 белем бирү трекы эшләде.
Әлеге чарада яшьләр үзара аралашу мөмкинлеген алды, воркшоп һәм мастер-классларда катнашты.
«Арт-Квадрат» яшьләр иҗаты фестивале нәтиҗәсендә 14 яңа иҗади стартап-перформанслар барлыкка килде.
Шулай ук «Арт-Академия» кысаларында «Төбәк арт-кластерының бердәм экосистемасын булдыру» тренд-сессиясе узды, анда катнашучылар төбәктә яшьләр иҗаты һәм креатив индустрияләр үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.
Программа Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә төбәктә арт-резиденция төзү проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу эш алга таба да дәвам итәчәк һәм киләчәктә «Matur» мультилаборатория мәйданчыгын булдыру планлаштырыла.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/116167
Читайте нас: