Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2021, 22:15

Пенсия түләү тәртибе үзгәрә

1 июльдән Русиядә пенсияләр һәм социаль түләүләр алу кагыйдәләре үзгәрәчәк.

Русиядә 1 июльдән пенсия, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр һәм башка пособиеләр алу тәртибе үзгәрәчәк. Аларны “Мир” түләү картасы белән генә алырга мөмкин булачак.
Әлеге картаны рәсмиләштерергә теләмәүчеләр акчалата яки банк картасы бәйләнмәгән банк хисабына акча ала алачак.
Әгәр 1 июльгә кадәр пенсионер “Мир” картасын рәсмиләштереп өлгермәсә, аның акчалары сакланачак.
Тагын бер яңалык – Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалы гаиләләргә ташламалы ипотека программасын киңәйтергә кушты. Бу хакта Петербург халыкара икътисадый форумында әйтте.

Фото: gazeta-delovoy-mir.ru
Читайте нас: