Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2021, 22:19

Бөрҗәндәге могҗиза

Янгында ут та, сүндергәндә су да таммаган Коръән табып алганнар.

Башкортстанның Бөрҗән районы үзәге – Иске Собхангул авылында коточкыч янгын булган иде. Янгын ике авыл йортын юк итте. Җирле халык сүзләренә караганда, утта беркем дә зыян күрмәгән, янгын сүндерүчеләргә авыл кешеләре үзләре дә ярдәм иткән.
Бераздан янгын сүндерүчеләр янган әйберләрнең калдыкларын тикшерә башлаган. Участокларның берсендә алар могҗизага тап булганнар: янгында ут та, сүндергәндә су да таммаган Коръән табып алганнар.
– Мондый могҗизалар турында телевизорда күргәнебез бар, тик мин андый әйберләргә ышанмадым. Һәм менә – үз күзем белән күрергә туры килде. Шулкадәр күп итеп су агызсак та, шундый көчле ут булса да изге китапның бер генә битенә дә зыян килмәгән, – ди янгын сүндерүчеләрнең берсе.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: