Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2021, 22:18

Акушерларга – Интернет!

Җепселле-оптик элемтә линияләрен төзү дәвам итә.

Башкортстанда “Русия Федерациясенең санлы икътисади” гомумдәүләт программасының “мәгълүмати инфраструктура” федераль проекты кысаларында җепселле-оптик элемтә линияләрен төзү дәвам итә.
Русия Федерациясенең Санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән төзелгән дәүләт контракты кысаларында компания ФАПларга кадәр җепселле-оптик элемтә линияләре төзи һәм Интернет челтәренә тоташа.
2021 ел башыннан Башкортстанда 416 фельдшер-акушерлык пункты челтәргә керә башлады. 2019-2020 елларда 1043 медицина учреждениесенә элемтә үткәрелгән иде.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: