Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2021, 13:12

Сыерга таран ясаган

Кемнәрдер сугышта самолетка таран ясый, кемнәрдер сыерга.

Башкортстанның Караидел районында төн уртасында Яңа Җансәет-Караидел машина юлында йорт хайваны катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Башкортстан Республикасының Юл Хәвефсезлеге Хезмәтенең матбугат үзәге хәбәр итүенә караганда, 19 яшьлек уфалы, Stels мопеды белән идарә итеп, көтмәгәндә юлга чыккан сыерга килеп бәрелә. Авариядә җәрәхәтләнгән мопед йөртүче хастаханәгә озатыла, хайван үлә. Мопед белән идарә итүченең әлеге категория транспортын йөртү хокукы булмавы мәгълүм, моннан тыш, мопед билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән. Әлеге эшне тикшерү бара.
Читайте нас: